Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Идарә исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән техник күзәтчелек хезмәте ветераннарын котлады һәм бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле ветераннарыбыз һәм пенсионерларыбыз!
Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне — зирәклек һәм игелек бәйрәме белән котлыйм!
Бу дата – әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкәннәргә республикабыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сезнең җилкәгездә зур тормыш, сез вакытлар һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш үрнәге булып торасыз. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заманның катлаулы шартларында аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән берлектә, өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә бик кирәк. Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучылар, бер үк вакытта балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен генә түгел, ә бөтен яшь буын өчен дә остаз-ярдәмчеләр, чөнки үз яшегезгә карамастан, Татарстанның иҗтимагый, спорт һәм мәдәни тормышында актив катнашып, рух күтәренкелеген саклыйсыз. Сугыш елларындагы авырлыкларны кичергән, Ватанның бәйсезлеген саклап калган һәм илне торгызган ветеран-фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт.
Лаеклы ялда булган яисә яшенә карамыйча эшләвен дәвам иткән һәркемне котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ягыннан мәхәббәт һәм ихтирам булуын телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш. Борһанов