Юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары (квадроцикллар, кар машиналары) катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында куркынычсызлык дәресе үткәрелде, чөнки еш кына бу юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар зыян күрүчеләргә әверелә.
Дәрестә 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук укытучылар катнашты. Дәрес барышында Татарстан Республикасында булган барлык вакыйгаларга соңгы еллар динамикасында җентекле анализ ясалды, укучыларга 16 яшькә җиткәч «А1» категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклык алу турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.