Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 16.09.2024 елгы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән һәм мототранспорт чаралары катнашында балалар травматизмы буенча катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Буа ветеринария техникумында юлдан тыш мототехника кулланып, балалар травматизмы очракларын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чара үткәрелде. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы тарафыннан мультимедиа презентациясе барышында юлсыз урыннардан йөрүче мототехниканы куллануның куркынычсыз чаралары буенча мәсьәләләр җентекләп аңлатылды һәм күрсәтелде. Шулай ук дәүләт техник күзәтчелек органнарында транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәтсез һәм мототранспорт чараларын тиешенчә теркәмичә идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата нинди административ җәза чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында да әйтелде. Моннан тыш, инспектор тарафыннан электр самокатларын һәм электр велосипедларын куллану буенча килгән сорауларга тулы җаваплар бирелде, алар барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләрне исәпкә алып, индивидуаль мобильлек чараларын имин эксплуатацияләү кагыйдәләре аңлатылды.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.