Апас муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 16.09.2024 елгы беркетмәсе нигезендә һәм юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары катнашында балалар җәрәхәтләнү очраклары ешаю сәбәпле, 27.09.2024 көнне Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.  

 

     Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International