Ютазы районында куркынычсызлык дәресе

2024 елның 27 сентябре, җомга

2024 елның 26 сентябрендә, квадроцикллар, снегоходлар, скутерлар, питбайклар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар травматизмын кисәтү максатларында, Галим Вилданов исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Дәрестә мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү мәсьәләләре яктыртылды. Укучылар квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, аларны теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар. Татарстан Республикасында балалар катнашында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде.

     Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International