Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Куркынычсызлык дәресе» узды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Агымдагы елның 24 сентябрендә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда беренче, икенче курс студентлары катнашты. Укучылар мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр. Мондый чаралар яшьләрнең куркынычсызлык һәм хокукый аспектлар турында хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итә, бу, һичшиксез, техниканы куллануга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруда уңай адым булып тора.

Очрашу ахырында инспектор барысына да сак булырга, юлда сакчыл эш итүләрен теләде.

 

    Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International