2024 елның 25 сентябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. Рейд үткәргәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук аларны файдалануга кертүгә рөхсәт булу-булмавы тикшерелә. Барлыгы 5 берәмлек техника тикшерелде. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.