КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ДӘРЕСЕ

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең 16.09.2024 елгы беркетмәсе нигезендә һәм юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары катнашында балалар травматизмы очраклары ешаю сәбәпле, 2024 елның 25 сентябрендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында, 2024 елның 26 сентябрендә 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресләре үткәрелде, анда 13-16 яшьлек студентлар һәм укучылар катнашты. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

 Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International