Соңгы елларда мототранспорт чаралары яшүсмерләр арасында бик популяр булып китте һәм юлларда аларның саны елдан-ел арта бара. Күпчелек очракта, транспорт руле артына утырганда, юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.
Арча муниципаль районының Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г. Касыймов катнашында «Куркынычсызлык дәресе» узды. 6-11 сыйныф укучыларына мототехника белән идарә итүнең хокукый аспектлары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәсе турында сөйләделәр.
Шулай ук Татарстан Республикасында балалар идарә иткән квадроцикллар, кар машиналары, мотоцикллар, питбайклар һәм электр самокатлары катнашындагы вакыйгалар статистикасы күрсәтелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.