Бүген 26 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районында «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ профилактик әңгәмә узды. Әлеге очрашу юлсыз урыннардан йөрүче техника – квадроцикл белән булган хәлләрнең ешаюы сәбәпле үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты – скутерлар, питбайклар, квадроцикллар һәм кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар травматизмын кисәтү. Дәрестә бу техника белән идарә итү өчен төп таләпләр аңлатылды. Һәлакәтләр статистикасы, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган очракта административ йогынты чаралары китерелде. Әлеге профилактик эш ел дәвамында даими нигездә башкарылачак. Барлык кызыксындырган сорауларга да тулы җаваплар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.