"ТАТЭНЕРГО" АҖ филиалы Зәй ГРЭС еллык техник карау уздырылды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 сентябрендә "ТАТЭНЕРГО" АҖ филиалы - Зәй ГРЭСында үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга ел саен уздырылырга тиешле техник карау уздырылды. Техниканы техник карау барышында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатлар номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, янгын сүндергечләр, аптечкалар, тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 8 техниканың 7сенә ел саен үткәрелә торган техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 1 техник карау акты төзелде. Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.

 

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International