Чүпрәле муниципаль районында физик затларга караган техниканы тикшерү дәвам итә

2024 елның 25 июне, сишәмбе

2024 елның 17-21 июнендә Яңа Ишле авыл җирлегенең, Мочәли, Чуаш Бизнәсе, Иске Кәкерле авыл җирлегенең һәм Яңа Әлмәле авыл җирлегенең шәхси хуҗаларында булган тракторлар һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

  Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.  Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.                       

 

  Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International