Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә нигез салынган көн белән!

2024 елның 25 мае, шимбә

Хөрмәтле коллегалар, дәүләт техник күзәтчелек ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте көне белән котлыйм!

Күп еллар дәвамында безнең хезмәт кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү буенча мөһим бурычны үти. Белем, тәҗрибә һәм югары һөнәри осталык сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе алдына куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә һәм күзәтчелектәге техниканы һәм аттракционнарны эксплуатацияләгәндә законлылык һәм тәртип сакларга мөмкинлек бирә. Бүген Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе – бердәм һәм эшкә сәләтле профессионаллар командасы, алар һәрвакыт югары квалификация һәм бай тәҗрибә, принципиальлек һәм йөкләнгән эшкә җаваплы караулары белән аерылып торалар.

Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, югары профессиональлек һәм эшебез өчен горурлану хисе, кешеләргә ярдәм итү өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләр булуын телим. Сезгә һәрвакыт уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                                              А.Ш.Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International