2024 елның 6 маенда июнендә Шылангы авыл җирлегенә караган шәхси хуҗаларының тракторлары һәм аларга тагылмалар техник яктан карап чыгылды. Техник карауга 28 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә машиналарның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүе, янгын сүндергеч, аптечка, авария билгесе булу-булмавы тикшерелде. Машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук тагылмалы һәм асмалы авыл хуҗалыгы агрегатлары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.