Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү бара.

2024 елның 3 маенда мондый чара Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Ф.Б.Җамалетдинов катнашында узды. Техник тикшерүгә 38 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителгән иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм теркәү документларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде. Техника хуҗалары әлеге чарага намус белән әзерләнергә тырышканнар. Шуңа күрә тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Тикшерү чараларыннан соң техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International