2024 елның 24 апрелендә ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында «D, F» категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган укучылар арасында имтихан уздырылды.
Имтихан 3 этапта узды: юл йөрү кагыйдәләре, теоретик өлеше – эксплуатация, куркынычсыз эксплуатация буенча һәм гамәли өлеше – Т-150К тракторларын һәм «Нива-Эффект» ашлык җыю комбайнын йөртү күнекмәләре буенча. 21 укучы арасыннан 2 студент теория өлеше буенча имтиханны бирә алмады, 3 кеше яше буенча имтиханга кертелмәде. Имтиханны тапшырган укучылар якын арада, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза биргәннән соң, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.