Азнакай муниципаль районы Туйкә авылында физик затларның техникасын тикшерү турында

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

2024 елның 22 апрелендә Азнакай муниципаль районы Туйкә авыл җирлегенә караган шәхси хуҗаларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 12 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категориядә тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булу-булмавы тикшерелде. Бу сезонлы эш башланганчы кирәкле чара булып тора, һәм күп кенә машина хуҗалары моны аңлыйлар һәм әзерләнәләр, әмма бу процедураны санга сукмаган һәм техниканы техник тикшерүсез файдаланырга тырышкан хуҗалар да бар, бу административ хокук бозуга китереп, начар нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Боларның барысы турында да машина хуҗаларына профилактик әңгәмә вакытында аңлатылды.

    Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International