Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә имтиханнар булып узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

2024 елның 18 апрелендә «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ГАҺБУда В,С,D,Е,F категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Имтиханга 26 студент кертелде. Имтиханнарда 7 кеше теоретик яктан канәгатьләнерлек булмаган билге алды, 1 кеше практик йөртү буенча сынауны бирә алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International