Иске Карамалы, Октябрь торак пунктларында физик затларга техник карау уздыру

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә Иске Карамалы, Октябрь торак пунктларында физик затлар өчен техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 28 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру турында таныклыклар биреләчәк. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Техник тикшерү дәвам итә.

    Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International