Азык-төлек программасы АСК ҖЧҖ «Нократ» филиалында техник карау уздырылды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 17 апрелендә, үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыруның расланган графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге тарафыннан Азык-төлек программасы АСК ҖЧҖ «Нократ» филиалында техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 46 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Техник тикшерү дәвам итә.

 

     Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International