ZARNITZA вәкилләре белән киңәшмә

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтының «Тракторлар, автомобильләр һәм технологик процесслар куркынычсызлыгы» кафедрасы доценты Р.Н.Хафизов катнашында ZARNITZA белем бирү технологияләре фәнни-техник үзәге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында тракторчы-машинистлар әзерләүче уку йортларының уку сыйныфларын җиһазландыру мәсьәләләре, шулай ук белем бирү процессының туры килүе турында таныклык алу өчен кирәкле җиһазларга бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International