Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техник тикшерүләрне тәмамлау

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналар һәм тракторларга еллык техник карау уздыру эше тәмамлана. 2024 елның 8-12 апрелендә  «Закрома» ҖЧҖ, Скоков Н.А. КФХ, Нурхәмәтов З.М. КФХ һәм башка кече КФХларда техниканың әзерлеге тикшерелде.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Югары куркыныч чыганаклар белән идарә итү өлкәсендәге норматив-хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр, юл-транспорт һәлакәтләре һәм узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International