Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү булачак

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

2024 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.

Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:

ТР, Кама Тамагы ш.т.п., К.Маркс урамы, 2 нче йорт

 

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84377) 2-19-09, 8(843)221-77-85.

 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International