Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс

2024 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тикшерүе – 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды.

Комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде, аның составында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н.Хаҗипов, икътисадый анализ, эшчәнлекне тәэмин итү һәм дәүләт сатып алулары бүлеге өлкән белгече Ф.А.Камалов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре бар иде, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм баш инженерлары катнашты.

Комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне, үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру сыйфатын тикшерде, оешманың эш планы нигезендә чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Август Теләче» ҖЧҖ, икенче урынны – «Алан» ҖЧҖ, өченче урынны «Агролак» ҖЧҖ һәм «Игенче» ҖЧҖ алды.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International