Саба муниципаль районында 2024 елда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды

2024 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Саба муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында чара узды.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р.Т.Шәрипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Р.М.Ногманов, Татарстан Республикасы Саба районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Н.Ибраһимова һәм хуҗалык җитәкчеләре районның 8 хуҗалыгында техниканы әзерләү, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәү буенча күчмә тикшерү үткәрделәр.

Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде.  Тикшерелгән хуҗалыклар арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча иң яхшысы дип «Игенче» ҖЧҖ танылды. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.

   Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International