Кама Тамагы районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә карата комиссия тикшерүе

2024 елның 12 апреле, җомга

Кама Тамагы районында 2024 елда язгы кыр кампаниясен уздыруга әзерлек буенча АСК оешмалары арасында конкурс узды. Хуҗалыкларның язга әзерлеген Кама Тамагы районы башлыгы Н.А.Вазыйхов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Н.К.Алиуллов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Х.М.Гайнуллин, идарә консультантлары, җитәкчеләр, баш агрономнар һәм хуҗалык инженерлары составындагы комиссия бәяләде. Комиссия бәяләгәндә тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, агрегатларның техник торышына, хезмәтне саклауны оештыруга, минераль ашламалар һәм орлыклар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.

Хуҗалыкларны әйләнеп чыгу «Олы Кариле» ҖЧҖ хуҗалыгыннан башланды. Барлык техника әзерлек линейкасында тәкъдим ителгән иде. «Красный Восток» агрохолдингы вәкиле «Олы Кариле» ҖЧҖнең үсемлекчелек эшләре белән таныштырды, техник паркның бүген нинди хәлдә булуы, игенчеләргә үтәлергә тиешле бурычлар турында сөйләде.

Комиссия «Август – Камское устье» ҖЧҖдә булды, авыл хуҗалыгы машиналарын, техника паркын карады, шулай ук хуҗалык җитәкчелеге белән кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Август – Камское устье» ҖЧҖнең күпсанлы техникасы бер урында тупланган, анда предприятие масштабын, язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләргә мөмкин иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле карап үтелгән биш район арасында Кама Тамагының язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлеген билгеләде.

Конкурста җиңүче дип «Август- Камское Устье» агрофирмасы» ҖЧҖ танылды.

 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International