Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы крестьян-фермер хуҗалыкларында техник карау уздырылды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 8 апреленнән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Бикчуров Р.А., «Низамов А.А.», «Мәхмүтов И.Ф.» КФХларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде.  Техник тикшерүгә барлыгы 35 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде.  Трактор тагылмаларында һәм тагылма агрегатларында саклагыч тросларның (чылбырларның) эшләвенә аерым игътибар бирелде, чөнки алар тарттыру җайланмасы өзелгән очракта тагылма белән идарә итүне тәэмин итәргә тиеш. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган.  Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар кертелгән.  5 берәмлек техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде. Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.

 

   Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International