«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ филиалында, транспорт буенча механик белән берлектә, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. Тикшерүгә 2 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, шуларның икесе дә техник карауны уңышлы үтеп, аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.