Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә «Трактор» профилактик операциясе дәвам итә

2023 елның 18 августы, җомга

«Трактор» профилактик операциясе кысаларында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны чираттагы тикшерү Нурлат муниципаль районында Нурлат шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Нурлат шәһәре буенча ЮХИДИ инспекторы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә үткәрелде.

   Тикшерү вакытында дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык һәм рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы, юл кәгазе, янгын сүндерү чаралары һәм аптечка булуына аерым игътибар бирелде.

    Рейдлар вакытында 10нан артык үзйөрешле машина тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча 9.3 статья буенча 3 беркетмә төзелде, ЮХИДИ тарафыннан 2 беркетмә төзелде. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

    Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International