Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында профилактик чара узды

2023 елның 18 августы, җомга

2023 елның 17 августында Баулы районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов һәм Баулы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ ЮХИ өлкән дәүләт инспекторы полициянең өлкән лейтенанты Д.В. Кәлимуллинның уртак рейды узды.

   Рейд тракторларның һәм башка үзйөрешле техниканың техник торышын тикшерүгә, шулай ук теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник тикшерүнең уздырылган булуына һәм бу транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт булу-булмавын тикшерүгә юнәлдерелгән иде. Районда 10 үзйөрешле машина тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча 1 административ материал төзелде. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

   Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International