2023 елның 17 августында «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺБ ХМУ автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 14 кеше кертелде. Аларның теоретик өлешен 10 кеше уңышлы тапшырды, практик өлешен «Юлсыз урыннардан йөрүче автотранспорт чаралары йөртүчесе һәм «АI», «В», «С», «Д», «Е» категорияле тракторчы-машинист» һөнәри укыту программасы буенча әзерлек үткән 10 укучы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)