ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең июль аена эш йомгаклары

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Августның беренче яртысында Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан август аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 13 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 9 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 4 берәмлек техника теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә физик һәм юридик затларга караган 43 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Моннан тыш, 9 тракторчы-машинист таныклыгы алмаштыру тәртибендә бирелде. Гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итү барышында аларның дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалануы буенча аңлату эшләре алып барылды, аның аша вакытны янга калдырып, хезмәтләр күрсәтү турында гаризаны электрон рәвештә бирергә була. Шулай ук «Трактор» операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар да уздырылды. Барлыгы 11 үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча административ эшләр ачылды.

 

Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International