2023 елның 16 августында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. ЮХИДИ инспекторы Әхмәтшин А.А. һәм Әгерҗе МБ башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Әлмөхәммәтов Р.Р. белән берлектә район буенча рейд үткәрелде. Барлыгы 12 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча транспорт чаралары йөртүчеләренә карата 2 карар төзелде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.