14 һәм 16 августта Кайбыч районы территориясендә «Трактор» операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.
Рейд үткәргәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук аларны файдалануга кертүгә рөхсәт булу-булмавы тикшерелә.
Чара чорында барлыгы 8 трактор һәм тагылма тикшерелде һәм ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 1 карар төзелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)