Августның беренче яртысында Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан август аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 11 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 5 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 6 берәмлек теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник карау өчен физик һәм юридик затларга караган 57 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 56сы техник карауны уңышлы уздылар, 1 берәмлеге буенча техник карау акты төзелде. Моннан тыш, 6 тракторчы-машинист таныклыгы алмаштыру тәртибендә бирелде. Гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итү барышында аларның дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалануы буенча аңлату эшләре алып барылды, аның аша вакытны янга калдырып, хезмәтләр күрсәтү турында гаризаны электрон рәвештә бирергә була.
11 һәм 14 августта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Трактор» операциясе кысаларында профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 18 үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча административ эшләр ачылды.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.