Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Агымдагы елның җиде аенда районда аварияләргә бәйле хәл, балалар катнашында булган юл-транспорт травматизмы, аны кисәтү буенча үткәрелгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Сергей Егоров чыгыш ясады.

 Кукмара районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев комиссияне техник тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре факты буенча анализ үткәрелде. Шулай ук Кукмара муниципаль районының авыл җирлекләрендә ел саен уздырыла торган үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрү мәсьәләләре дә каралды.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International