Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында уртак рейд булып узды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Республика буенча үткәрелгән «Трактор» профилактик операциясе кысаларында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа территориаль бүлеге ЮХИДИнең район бүлеге белән берлектә агымдагы елның 16 августында районның авыл җирлекләренә рейд үткәрде. Әлеге уртак рейдның максаты – хокук бозуларны профилактикалау һәм үзйөрешле машиналар, юл-төзелеш техникасы, тракторлар һәм аларга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.

 Урынга чыкканда үзйөрешле техниканы тикшерү үткәрелде, гомуми файдаланудагы юллар буенча һәм торак пунктлар эчендә хәрәкәт итүче тракторларга һәм аларга тагылмаларга аерым игътибар бирелде.  Рейд барышында механизаторларда эксплуатациягә рөхсәт булу-булмавы (техник карау узу турында таныклык), теркәү документлары һәм машина йөртүчеләрдә рөхсәт категориясе булган билгеләнгән үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Моннан тыш, тикшерелә торган машиналарның һәм тагылмаларның техник торышына, янгынга каршы чаралар һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлануга да игътибар ителде. Рейд нәтиҗәсендә 7 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, ике очракта куркынычсыз эксплуатация таләпләрен бозулар булуы ачыкланды. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International