14 августтан башлап Нурлат муниципаль районында Нурлат шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Нурлат шәһәре буенча ЮХИДИ һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән уртак рейдлар үткәрелә.
Тикшерү вакытында дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык һәм рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы, юл кәгазе, янгын сүндерү чаралары һәм аптечка булуына аерым игътибар бирелә.
Рейдлар вакытында 6дан артык үзйөрешле машина тикшерелде. ЮХИДИ ягыннан 12.37 статьяның 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.