ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

14 августта «Трактор» операциясе кысаларында Кукмара муниципаль районында Кукмара шәһәре һәм Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев һәм Кукмара районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ф.К.Фәхретдинов уртак рейд үткәрделәр.

Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуга аерым игътибар бирелде.

 Күчмә рейдлар вакытында 10нан артык үзйөрешле машина һәм тагылма каралды. Җитешсезлекләргә юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде. ЮХИДИ ягыннан 12.8 статьяның 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде (исерек хәлдә булган машина йөртү).

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International