Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында профилактик чара узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

2023 елның 10-20 август көннәрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ЮХИДИ БДД өлкән дәүләт инспекторы – полициянең өлкән лейтенанты Д.В.Кәлимуллин тарафыннан уртак рейдлар үткәрелә.

Рейд тракторларның һәм башка үзйөрешле техниканың техник торышын тикшерүгә, шулай ук теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник тикшерүнең уздырылган булуына һәм бу транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт булу-булмавын тикшерүгә юнәлдерелгән. Районда 14 үзйөрешле машина тикшерелде.

     Ачыкланган хокук бозулар буенча 2 карар төзелде. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

     Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International