Кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы техникасының гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәте активлаша, бу еш кына алар катнашында аварияләр куркынычын тудыра. Шуңа күрә, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм булдырмау максатыннан, 15 августта Теләче районы буенча эчке эшләр бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде.
Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
10 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча карарлар чыгарылды. Дәүләт техник күзәтчелек линиясе буенча – 2 карар.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.