1-15 август көннәрендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында эш йомгаклары

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Августның беренче яртысында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан август-айга җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде.

     12 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 4 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде, 8 берәмлек исәптән төшерелде.

     Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 38 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән шәхси сектор хуҗаларына караган 31 берәмлек машина тәкъдим ителде.

     Моннан тыш,  алмаштыру тәртибендә 9 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде һәм 1 таныклык беренче тапкыр квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелде.

     2023 елның 14 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.  9 берәмлек техника тикшерелде. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

     Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International