Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы юлларында профилактик чаралар

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, Кама Тамагы муниципаль районында 14 августта «Трактор» операциясе кысаларында Кама Тамагы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Рейд вакытында 9 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүне төрлечә бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 3 карар чыгарылды.

     Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International