Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында профилактик чара узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

2023 елның 14 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты – кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре яки нормаларын үтәү.

Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде. 9 берәмлек техника тикшерелде.

Ачыкланган бозу өчен 1 карар чыгарылды. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

      Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International