2023 елның 11 августында Апас районында үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Рейд вакытында 19 берәмлек техника тикшерелде. Тикшерү барышында дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган таныклык, техник тикшерү узу турында таныклык булуга аерым игътибар бирелде. Тышкы яктылык приборларының эшенә аерым игътибар бирелде.
Ачыкланган бозулар өчен 8 карар чыгарылды. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)