Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖдә теркәлгәндә яңа тракторлар тикшерү узды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1507 номерлы карары белән расланган Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәве кагыйдәләренең 20 пункты нигезендә Татарстан Республикасының Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И.И. Шәйхетдаров Чүпрәле районы «АгроТрансПорт» ҖЧҖ хуҗасының YTO X1304 маркалы яңа тракторларын карады.                                                                                                                             

Теркәлү кагыйдәләре буенча, тикшерү техниканы дәүләт теркәвенә алу турында гариза бирелгән урында дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан башкарыла, ә техникалар төркемен караган очракта – техника булган урында.  Тикшергәндә техниканың номеры һәм техниканың төп компоненты идентификацияләнде.

    Тикшерү тәмамлангач, техниканы дәүләт теркәве турындагы гаризага аның нәтиҗәсе турында билге кертелде.

                                                                                                                                                

   Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International