Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан Балтач муниципаль районында «Трактор» операциясе кысаларында Балтач районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Рейд вакытында 12 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүдә төрле бозулар өчен административ хокук бозу турында 3 беркетмә рәсмиләштерелде.
Марат Габдрахманов – Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.