Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд узды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

11 августта Әтнә районында, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Трактор» профилактик операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде. Рейд барышында 14 берәмлек төрле техника тикшерелде, ачыкланган бозулар өчен 4 карар чыгарылды. Шулай ук хуҗалыкларда механизаторлар һәм белгечләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, бу юнәлештә эш дәвам итә.

 

    Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International