Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә. 2023 елның 9-10 августында мондый чара Россия ЭЭМ Саба районы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Д.И.Ихсанов белән берлектә Балык Бистәсе районы территориясендә гамәлгә ашырылды. Рейд барышында 20дән артык берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча төрле хокук бозулар өчен карарлар чыгарылды. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpeg)