Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, Арча муниципаль районында 10 августта «Трактор» операциясе кысаларында Арча районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Рейд вакытында 13 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүдә төрле бозулар өчен 6 административ эш кузгатылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.